Арча районында “Ат көне” узды. Ул Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр традицион ат-спорт бәйрәме буларак уза. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Атлар безнең ашатучыбыз да, яу кырында иптәшебез дә, йөгебезне ташучыбыз да, кирәк вакытта сердәшчебез дә булган. Чарада ел саен 150 якын ат катнаша. Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым ераклыкка ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
“Ат көне” Татарстан Республикасында ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Искәндәр Гыймалтдинов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.