Актанышның Иске Байсар авылында яшәүче күп бала әти, махсус хәрби операциядә катнашучы Данияр Гариповның гаиләсенә ЮХИДИ хезмәткәрләре автокресло тапшырды.
Гариповлар гаиләсе өчен истәлекле көн. ЮХИДИ хезмәткәрләре кечкенә кызлары Әминәне машинада йөртү өчен автокресло бүләк итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә чакыра.
Дәүләт автоинспекциясе, 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә махсус креслоларны кулланырга киңәш итә. Данияр һәм Светлана Гариповлар 3 бала тәрбияләп үстерә. Олы кызлары Айзилә 8 нче, уллары Ислам алтынчы сыйныфта белем ала. Кечкенә кызлары Әминәгә исә әле нибары 3 кенә яшь.
Гариповларның гаилә башлыгы Данияр махсус хәрби операциядә катнашучы. Яралану сәбәпле туган якларына дәваланырга кайтырга туры килә аңа.
Статистик мәгълүматларга караганда 2023 елның җиде аенда республика юлларында сигез баланың гомере өзелгән, 271е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Районның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе балаларның юлларда иминлек кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итүе ата-аналардан торуын билгеләп үтте.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре Айзилә белән Исламга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китаплар яктылык кайтаручы значок-беләзекләр салынган сумкалар бүләк итте.
Альбина Султанова, Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.