Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат укучыларына беренче дәресне район башлыгы Ленар Зарипов үткәрде. Чара Лидерлык дәресе кысаларында гамәлгә ашырылды. Ачык аралашу барышында район башлыгы 9-11 нче сыйныфта укучылар өчен тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып район яшәеше, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләде.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Лидерлык дәресләре” программасы кысаларында узган беренче дәрес ватанпәрвәрлек темасына багышлана. Аны муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов үзе алып бара. Ачык дәрестә 9-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
Лидерлык дәресләре программасы буенча ачык дәресләр уздыру гимназиядә 2018 нче елда башлана. Программа кысаларында укучылар үз өлкәләрендә уңыш казанучы танылган лидерлар белән очрашып аралаша. Мәктәп җитәкчелеге һәм биредә белем алучылар фикеренчә, әлеге аралашулар укучылар өчен бик зур әһәмияткә ия.
Нәрсә ул Ватан, туган җир… Ачыктан ачык сөйләшү барышында Ленар Рафак улы әлеге мөһим төшенчәләргә тукталды. Дәрес ахырында укучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге дә бар иде.
Альбина Султанова, Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.