Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән 14 сентябрьдә чыгыш ясый. Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасын «Татарстан — Яңа гасыр» каналы күрсәтәчәк.
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасын трансляцияли. Чара 14 сентябрьдә уза. Трансляция Мәскәү вакыты белән 9:55 сәгатькә планлаштырылган.
Татарстан лидерының мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советы депутатларының 46нчы утырышы кысаларында уза. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республика муниципаль районнары, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары чакырылган.