Узган атна «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасының чик сакчылары өчен вакыйгаларга бай булды. Чаралар Чистай муниципаль районында узды. 2 енче слетка Республиканың бик күп районнарыннан вәкилләр җыелды. Алар 3 көн буена барган җыенда берничә патриотик чарада катнаштылар һәм үзләре очрашулар һәм чыгышлар оештырдылар. Безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Илдар Гәләветдинов видеоязмасын тәкъдим итәбез
Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы «Чик сакчылары берлеге» 2020 елның 6 мартында төзелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 23 территориаль бүлекчә эшли.
«Чик сакчылары Берлеге» үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча эшчәнлек алып бара, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә, кешеләрне берләштерә һәм ата-бабаларыбызның тарихи хәтерен саклый.
Сугыш ветераннары һәм запастагы чик сакчылары үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр, хезмәттәшләре белән аралашты, яшь буынны тәрбияләү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар пычаклар ыргыттылар, автоматтан аттылар, автоматны ничек сүтеп җыярга икәнен искә төшерделәр. Араларыннан бик күпләре мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр.
Хәзерге вакытта Татарстан «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләренең бер өлеше Россия Федерациясе үткәргән махсус хәрби операциядә катнаша, сугышчан дусларына илебез гражданнары белән бергәләп эшчәнлекләрен җиңеләйтә алырлык акча һәм мөлкәт җыю һәм аларны кирәк урынга илтеп бирү эшендә дә катнаша.
Алия Галиуллина, Фәннур Хәсәнов, Илдар Гәләветдинов. Татарстан яңалыклары, Чистай.