Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Күзгә күренеп үзгәреп торган дөньяда бөтен кеше өчен бердәй игътибарга лаек тема табу бер дә авыр булмаска тиеш кебек. Ләкин әллә белеп, әллә белмичә, каләм ияләре андый темаларны икенче планда калдырып, кызык-мызык эзлзү белән матавыклана. Без күзәтеп бара торган “Шәhри Казан” газетасы да кайчандыр бер сыйныфта укыганнарның өйләнешү очраклары турындагы язманы беренче битенә чыгарып биргән. Дөнья булгач, сыйныфташлар гына түгел, күршеләр дә, авылдашлар яки якташлар да өйләнешә инде. Бу да булдымы яңалык, дияр газета укучылар язманы укыганда.
Әлеге сары матбугатка хас язма янәшәсендә ата-улны, ана кызны белмәгән заманда йорт-җирсез, караучысыз hәм кайгыртучысыз калганнарга ярдәм итүче “Кеше приюты” проектын алып баручы куш йөрәкле кешеләр турындагы язма бик тыйнак кына күләгәдә калган. Көненә бер Казан каласында гына да меңнән артык мохтаҗларның тамагын туйдырып, кунып чыгар урын бирүче бу фидакарь затлар хөкүмәть эшләмәгән эшне үз җилкәләренә ала бит. Эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын дияргә генә кала бу очракта.
Газетадагы тагын бер күңелгә хуш килә торган язма- үзе Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Мәhдиев дигән егетнең ата-бабасының көндек каны тамган бетеп баручы авылга җан өрергә тырышуы турында. Андый күңелле кешенең йөзен күрәсе, уй-фикерләрен ишетәсе килеп кала бу хакта укыганда. Күрәсең, журналистның бу кадәресенә йә вакыты җитмәгән, йө теләге.
Әле кайчан гына хыял булып сөйләнгән электромобиль тормышыбызга килеп тә кергән икән инде. Бүген Татарстанда шундый 450дән артык машина исәпләнә икән. Инде йөртүчесез генә юлга чыгарга тиешле “КамАЗ”лар да озак көттермәскә ошаган. Электромобиль бензин белән йөри торган машинага алмаш була алмы? Ул отышлыракмы? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе әнә шундый сорауларга җавап эзләгән. Миңа калса, бүгенге хәлдә әле безгә булган машиналарыбыздан исән-имин файдалану турында уйларга кирәктер. Запас чәсләргә, бензинга бәя көнләп арткан заманда электромобиль алга таба да хыял гына булып калыр кебек.
Хыялдан җиргә төшереп, газета хәбәрчесе яңа ук елында татар мәктәпләрендә әдәбият дәресләренең кимүе, ә татар теле дәресләренең артуы турындагы хәбәрнең ни аңлатуын белергә тырышкан. Бер сәгатьне әдәбияттан алып телгә өстәүдән нәтиҗә үзгәрми ди математика фәне. Федераль дәүләт стандартының яңартылган программасы аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумып каравын хәтерләтә-ничек кенә үзгәртелсә дә, мәктәптә туган тел өйрәнү безнең файдага түгел.
Ләкин шуңа да карамастан, без үз телебездә укуны hәм фикер йөртүне ташламыйча яшәвебезне дәвам итсәк иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!