Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмам. 5 көн буе төрле мәйданчыкларда 52 конкурс фильмы тамашачы игътибарына тәкъдимителде.Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Фестивалнең ябылышыннан хәбәрчебез реопртажы.
Казан Ратушасында 19 Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасы булып узды. Кызыл келәмнән жюри әгъзалары – Пекин халыкара һәм башка фестиваль катнашучылары утте.
Сенегал режиссеры Мусса Туре узенең Татарстанда фильм тошерергә теләге барлыгын белдерде.
Ниһаять, хәлиткеч мизгелләр. кинофорумның төрле номинацияләрендә җиңүчеләрне һәм махсус призларына ия булучылар игълан ителде һәм бүләкләнде.
Фестивальдә Татарстан режиссерлары эшләре дә югары бәяләнде.
«Иң яхшы милли фильм» номинациясендә Казан режиссеры Юлия Захарованың «Мишка» картинасы җиңде.
Киләсе елда да Татарстан режиссерлары безне яңа фильмнар белән сөендерерләр, дигән теләктә калабыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.