Кишер кушаматлы Аксу авылы кырларында, елдагыча, яшелчә өлгерде. Кишер, аш чөгендере, бәрәңге. Аларны казып ала башладылар. Быел, коры җәйдә, нинди уңыш үскән соң? Безнең хәбәрчебез бу көннәрдә җирле фермер Салаватуллин хуҗалыгында эш барышын күреп кайтты.
Озын-озын буразналарда кишер үсентеләре. Рәт-рәт бастырылган челтәр капчыкларда – кызгылт төстәге яңа уңыш. Аксу авылы өчен бу гадәти күренеш. Әмма быел бик сирәк яңгырлар уңыш язмышын куркыныч астына куйды кебек. Тик хуҗа Фирдүс Салаватуллиннан бу уңайдан зарлану сүзләре ишетмәдек.
Төгәлрәк әйтсәк, су сипмәгән җирләр гектарына 20-25 центнер, сугарган басулар 35-40 центнер уңыш бирә, ди яшелчәче. Дөрес, мул чыгыш өчен яңгырлар гына да җитми, төрле агротехник чараларны башкарырга да кирәк әле.
Крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә белән беренче чиратта мәктәпләрне тәэмин итә. Базарда сәүдә итү бәяләре ымсындыргычрак булса да, фермер даими клиентларны югалтырга теләми. Беренче олаулар мәгариф учреждениеләренә китә.
Хуҗалыктагы дистәләгән гектарлы җирдә яшелчәне җыеп алуда көн саен 20дән күбрәк кеше катнаша. Ә октябрь аеннан басуларга яшелчә җыю комбайннары да чыгарачаклар.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.