“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XII Якупов укулары” узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.Бу хакта тулырак Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
Искәртеп үтик “Якупов укулары” 2012 елның июлендә фаҗигале төстә һәлак булган күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә үткәрелә. Яңа заманда татар дин галимнәре хезмәтләрен Вәлиулла Якупов кебек өйрәнгән, бастырып халыкка тараткан дин әһеле юк дисәк тә ялгышмабыз. Якупов укулары уздырылыган Мөхәммәдия мәдрәсәсен яңартып уку-укыту эшләрен җайга салу да Вәлиулла хәзрәт башлады.
Вәлиулла хәзрәт Якупов йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы, “Иман” нәшриятының мөхәррире, XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчетенең торгызылуы да аның исеме белән бәйле.
Шулай ук Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасын барлап чыгыш ясаучы һәркем үзенчә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2010 елда «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен башлап җибәрүдә дә Вәлиулла хәзрәт Якуповның өлеше зур. Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесенә йомгак ясады.
Тиздән Вәлиулла хәзрәт Якуповның тууына быел 60 ел тулу уңаеннан Рәшид Амишов туплаган истәлекләр китабын чыгарырга ниятләнә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.