Республикада гошер –садакасын җыю эше башланды. Ислам дине кануннары буенча, гошер ул елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрләргә, мохтаҗларга бирү тиешле.
Гошер сәдакасына яшелчә, җиләк-җимешләрне дә кабул итәләр. Аларны хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә тапшыралар.