Татарстанда социаль пакеттан баш тартучылар саны кими. Бу хакта “Татар-информ” мәглүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева хәбәр итте.
Ул билгеләпүткәнчә, узган елдан баш тартучылар саны 1,5% ка кимегән, якынча биш мең кеше дарулар ала башлаган. Беренче октябрьгә кадәр федераль ташламага ия булучыларның 1300 сумлык компенсациядән баш тарту һәм социаль пакет дарулар һәм медицина эшләнмәләре ала башлау вакыты бар.
Министр урынбасары искәртеп узганча, әгәр узган елларда, кешеләр социаль пакет сайлаган булса, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми – ул автомат рәвештә озайтыла. Ә инде 2023 нче елга кадәр кеше акчалата компенсация сайлаган булса, бу очракта Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итү дә җитә.