Батырлар исеме онытылмый. Сталинград сугышында батырларча һәлак булган сугышчы Зариф Гобәйдуллинның җәсәден туган яклары Актаныш районына алып кайтып җирләделәр. Районның Качкын авылында, батыр сугышчы хөрмәтенә митинг узды. Бу хакта тулырак алдагы репортажда.
Качкын авылы үзенең батыр улы белән хушлаша. Кызылармияче Зариф Гобәйдуллин моннан 81 ел элек Сталинград сугышында һәлак була. Марат Ганиев җитәкчелегендәге эзтабарлар төркеме аның җәсәден шушы елның язында Волгоград өлкәсенең Городищенск районында табып ала. Шәхесен янындагы кызылармияче кенәгәсе буенча билгелиләр.
Эзләнү эшләре белән Марат Ганиев 6 ел шөгыльләнә. Эзтабарлар төркеменә тормыш иптәше Гөлнара да кушылган. Быел гына да 13 кешене тапканнар,тик шуларның берсенең генә шәхесен ачыклый алганнар. Ул да булса Зариф Гобәйдуллин.
Тарихи мәгълүматлар төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән булганга, сугышчыны туган ягына алып кайтып җирләү җиңелләрдән булмый.
Хушлашу Мәрасиме узган урында эзтабарлар халык игътибарына сугыш кырларында табылган хәрби экспонатларны да тәкъдим итте. Зариф Гобәйдуллины Качкын авылы зиратына җирләделәр.
Эльза Әхмәтҗанова, Альбина Султанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.