Бүгенге көндә республика аграрийлары шикәр чөгендере җыю белән мәшгуль. Татлы тамырның гектардан чыгышы, шикәрлелеге турында инде беренче бәяне кую да мөмкин. Әйтик, Буа районының Авангард агрофирмасы кырларында чөгендер алуда нинди кыенлыклар бар һәм аграрийларның соңгы яңгырларга нинди өмет баглыйлар. Бу турыда Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин белеште.
“Авангврд” агрофирмасының татлы тамыр кырында икенче көн инде комбайннар гөрелтесе тынмый. Беренче булып 134 гектарлы алдан чәчелгән участокка төшкәннәр. Әле чагыштырмача йомшаграк, дип саналган басуда да, комбайнчылар җирнең катылыгына зарланалар. Унөченче сезонын башлаган тәҗрибәле мехапизатор Айдар Әбүбәкеров та шушы фикердә.
Алтынчы майдан бирле яхшы яңгыр күрмәгән тамыразыклар быел авырлык белән үскәннәр. Дым аз булгач, җитәрлек авырлык җыя алмаганнар. Әмма, агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, җыеп алуның срогы җиткән. Сузуның файдасы юк.
Чөгендер игүчеләр соң булса да, яңгырларга да өмет баглыйлар әле. Аның әле дә файдасы бар икән.
Әлегә татлы тамырны кагатларга өеп баралар. Берничә көннән аларны шикәр заводына илтеп тапшыруны башлау да планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, белгечләр әйтүенчә, быелгы чөгендерләр зур булмасалар да, татлы булырга тиешләр, коры елны алар шикәрлерәк була, диләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары