Башкалабызда 19 нчы Казан халыкара мөселман киносы фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды, ул 2024 елның февралендә билгеләп үтелер дип көтелә. Экспозициядә фоторәсемнәр, фильмнар афишалары, бөтен республика буенча җыелган уникаль экспонатлар тәкдим ителде. Күргәзмә 9 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Кинофестивальнең 2нче көнендә кремльдә берьюлы ике зур датага- татарстан кинематографының 100 еллыгына һәм Булат Батыр картинасы төшерелүгә95 ел тулу уңаеннанкүргәзмә ачылды.
Чараны “Таткино” директоры Миләүшә ханым Айтуганова алып барды. Аның әйтүенчә, әлеге күргәзмәнең уникальлеге – ул экспонатларның төрле илләрдән бердәнбер экземплярда җыелган булуы. монда дөньяның 21 иленнән килгән кунаклар Татарстан киносы тарихы белән танышты. Быел фестивальгә беренче тапкыр Африкадан да кунаклар килгән.
Катнашучылар 95 ел элек Казан Кремлендә пленкага төшерелгән Булат Батыр фильмын кызыксынып карадылар. Тавышсыз кино тере музыка белән үрелеп барды.
Миләүшә Гыйльфанова, Ленар Хабибуллин, Татарстан Яңалыклары.