Бүген 7 нче сентябрдә Казанда Россия-Кытай «Ростки» халыкара форумы ачыла. Форумның төп мәйданчыгы — Казан Экспо күргәзмә үзәге.
Оештыручылар әйтүенчә, МАсштаблы чарага өч мең җиде йөз кунак теркәлде. Күргәзмә үзәге мәйданнарында йөзләгән компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итә, дискуссияләр, утырышлар уза, Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында фикер алышулар көтелә.
Шулай ук Катнашучыларны металл эшкәртү, эретеп ябыштыру, станок һәм автомобиль төзелеше буенча ике зур күргәзмә көтә, анда Кытай автосәнәгатенең 30 дан артык моделе тәкъдим ителә.