16 сентябрдә, Алабуга шәһәрендә быел икенче тапкыр җәядән ату буенча “Туган батыр” Бөтенроссия турниры оештырыла. Ярыш өчен федераль әһәмияттәге «Алабуга шәһәрчеге» мәдәни мирас объекты территориясе сайлап алынган.
Быел турнир катнашучылар географиясен киңәйтә. Бу турыда татар информ мәглүмт агентлыгында узган матбугат конфеоенөиясендә дә сөйләделәр. Үткән елны әлеге турнирда беренчелекне Башкортстан укчылары алган. Быелгы турнирга килүчеләрне Алабуга шәһәре территориясендә спорт уеннары, ярминкә, мастер-класслар, палаткалар шәһәрчеге һәм бик күп кызыклы чаралар көтә.