Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан республикасы Язучылар берлеге игълан иткән татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе азагына якынлашып килә.
Бәйгенең быелгы үзенчәлекләре hәм кайбер нәтиҗәләре белән, актуал әңгәмә сәхифәсендә бәйгенең жюри әгъзасы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин таныштырыр. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.