Татарстанда Россия кулланучылар күзәтчелегенең Мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линиясе эшли башлады. Белгечләр белән 15 нче сентябрьгә кадәр киңәшергә мөмкин.
Кайнар линия атнаның һәр эш көнендә оештырыла. Шулай ук бердәм консультация үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефонына да мөрәҗәгат итәргә була.