Россия Герое Рәсим Баксиков Новодаровка янындагы сугыш детальләре турында сөйләде — дошманның тактик хатасы безнең сугышчыларга җиңү яуларга ярдәм итте. Алдагы язмабыз сугыш хронологиясе һәм безнең егетләрнең бирешмәүе турында.
Танк прицел астында — җиңел техника һәмтерекөч. Бурычны экипаж үтәде, ләкин пушканы кинәт яңа максатка төбәргә туры килде.
«Алеша» белән дошман арасы бик кыска була — урман полосасы гына аера. Руль артында Рәсим – ул вакытта бергенә хата да ясарга ярамагынын бик яхшы аңлый.
Алар бик катлаулы хәлдә кала — беренче һөҗүм техникага алдан түгел яннан була. Тагын бер атуда — танк һәм 3 бронетехника машинасы юк ителә. Дошманның уңышсыз эшләве «Алешаның» һәм артиллериянең җиңүенә китерде.
Моны дошман 3 ай дәвамында эшләргә тырышкан. Украинадагы хәлләрне Расим Баксиков әле армиядә чагында ук күзәткән, һәм Ватанга ярдәм итү мөмкинлеге туу белән бер минут та уйламаган. Һәм бу кыю адымы аны Россиянең чын танкисты, чын герое итә.
Диана Дасаева, Станислав Назаров, Татарстан яңалыклары.