Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның 85 яшьлек юбилеена якташлары гадәти булмаган бүләк ясаган. Ә нинди бүләк икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Яңа күлмәк кигән көяз кыздай балкый мәдәният йорты. Чүпрәле районының Кече Чынлы авывлында төзекләндерелгәннән соңклуб ачылу тантанасы. Түр башындагы кадерле кунаклар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов та бар. Якташлары , зур бүләк ясаган, мәдәният йортына аның исеме бирелде.
Әлбәттә , мондый мәдәният сарае булу авыл халкы өчен зур мөмкинлекләр ача. Без Ринат абый кебек җиң сызганып эшләргә әзер ди якташлары.
Яңартылган сәхнәдә беренчеләрдән булып Ринат Таҗетдиновның хезмәттәшләре Камал театры артистлары чыгыш ясады
Тантаналы кичәдә Ринат Таҗетдинов турында видеоязмалар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, хезмәттәшләре истәлекләр белән уртаклашты.
Башка авыллар тарылып барганда Кече Чынлыда гөрләп яшиләр. Ринат Таҗетдинов кебек халкыбызның горурлыгы булган е шәхесләр дә күп чыккан бу авылдан. Исеме үк әйтеп тора Чынлы чинле , дәрәҗәле авыл.Ә иң мөһиме бирле җитәкчеләр якташларының кадерен белә.
Ринат Таҗетдиновның дәрәҗәле исемнәре шактый. Әмма туып-үскән авылындагы мәдәният йортынаүз исеме бирелү аеруча кадерле. Ул якташларына кат-кат рәхмәтлләрен җиткерде.
Мөршидә Җиһан , Ленар Хәбибуллин, Татарстан