Танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның иҗат юлында үз кыйбласы, үз урыны, үз эзе бар. Һичкемгә иярмәде, берәүне дә кабатламады. Шушы көннәрдә генә артистның туган ягында Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Карачтау авылы көйләре” дип аталган Таһир Якупов исемендәге 1нче Республика фестивальнең лауреатлары билгеләнде һәм шул уңайдан фестивальнең Гала концерты булып узды Тулырак Фәннур Хәсәнов һәм Александр Решеткин видеоязмасында.
Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I енче Республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды. Барлыгы 132 гариза килгән булган, шулар арасыннан 20 лауреатны сайлап алдылар.
Әйе, Татар халкының, дистәләрчә еллар узганнан соң, кылган гамәлләре соклану уятып, исемнәре милләт күңеленә мәңгегә уелып калырдай олуг шәхесләре бар.
Халыкны милләт итеп таныту өчен аның шәхесләрен биеклеккә күтәрү зарур. Таланларны барлау, аларга зур игътибарлык күрсәтеп саклый алганда гына аның бөеклеге бөтен дөнъяга тарала.
Әлеге фестивальдә Лауреат исеменә 20 катнашучы лаек булды. Алар арасында аерым башкаручылар белән беррәттән- дуэтлар, «Умырзая» фольклор ансамбле, «Дуслык» халык ансамбле дә бар.
Әйтеп үтү урынлы булыр, Таһир Габдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә җырчы-солист буларак хезмәт юлын дәвам итә.
Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән. Таһир Якуповның сәхнә гомере кыска булса да, җыр гомере озын. Халкына булган эчкерсез хисләрен, хөрмәтен җырлары белән исбатлап яшәде. Шуңа күрә дә, Милләте күңелендә Таһир Якупов дигән исеме калды.
Фәннур Хәсәнов, Ания Гыйбадуллина, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.