МАхсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм республикабызның төрле районнарынннан килә. Бу көннәрдә Буа раойныннан Лисичанск шәһәренә Төзелеш материаллары һәм яшелчә төягән ике йөк автомобиль китте. Ярдәмне туплауда район халкы да, эшмәкәрләр дә булышты. Теманы Буадагы хщбщрчебез Рөстәм Әхмәдуллин дәвам итә.
Йөк автомобильләренең берсенә төзелеш материаллары төялде. Буалы Илдар Әхмәдуллин шәхси предприятиесе Лисичанскка ярдәм йөзеннән такталар алып килгән. Бүгенге көндә агач метериаллары андагы җимереклекләрне төзекләндерүдә иң кирәклеләрнең берсе. Биш кешелек коллектив моңа кадәр мобилизацияләнүчеләргә дә акчлата ярдәм дә күрсәткән булган.
Икенче автомобильгә авыл җирлекләре һәм фермерлар көче белән Лисичанск халкы өчен капчык-капчык яшечә төягәннәр.
Бәрәңге, кишер, кәбестә, аш чөгендере. Авылларда яшәүчеләр бакча сыеннан бик теләп өлеш чыгарганнар. Капчыклап та, чиләкләп тә китергәннәр. Хәзер әлеге байлыкны күрсәтелгән маршрут буенча илтеп җиткерәсе. Автомобильләрнең берсен йөртүче Сергей Тимряков алып барачак. Мондый катлаулы озын юлга дүртенче тапкыр чыгуы.
Гуманитар ярдәм туплауны һәм озатуны район башлыгы Ранис Камәртдинов шәхси контроленә алды. Район башлыгы процессны үзе барып күзәтте дә.
Моннан тыш, хәрби операциядә катнашучыларга булышу максатында район штабы да эшли. Хәрби операциядә катнашучы райондашларга кирәк-яракны Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 номерлы йорт буенча китерә аласыз.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров.