Белем көне уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аз керемле һәм күп балалы, авыру, тулы булмаган гаиләләрдән булган мәктәп укучылары белән очрашты. Балаларга шатлык өләшү мизгелләрен хәбәрчебез
Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Менә ул бишле билгеләре тутырып кайта торган букчалар. Мөфти кулыннан бүләк алу сабыйлар өчен иң шатлыклы вакыйга. Араларында төрле милләт һәм дин вәкилләре бар. Мәктәп букчасына гадәттәгечә дәфтәр, каләм кебек уку кирәк-яраклары салынган.
Белем көненә багышлап Татарстан Диния нәзарәтенең бүләкләр өләшүе күркәм гадәткә әверелде. Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында узды.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин , Татарстан яңалыклары.