Белем көне уңаеннан, бүген милли музейда «УкуДА!» күргәзмәсен ачыла.
Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.
Совет укучы формасы күргәзмәнең төп бизәге булачак. Кунаклар мәктәп парталары артына да утырып карый алачак, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.Күргәзмәне 29 нчы сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.
Шулай ук Белем көне хөрмәтенә «Беренче класс бәйрәме» интерактив программасы узачак. Ул бүген 11:00 сәгатьтә башлана