Быел яңа уку елында башкалада парта артына рекордлы укучы саны утыра. Укучылар — 174 мең, беренче сыйныф укучылары- 20 мең. Көннең беренче яртысында, республикадагы кебек үк, бөтен ил буйлап тантаналы линейкалар уза. Кайбер мәктәпләрдә бүген Россия Геройлары Батырлык дәресләре уздыра — алар, үсеп килүче буын белән очрашу өчен, Татарстанга махсус килгәннәр.
Бүген республикада беренче тапкыр 11 мәктәп ишекләрен ача, шуларның 4се Казанда. Озак көткәннәрнең берсе – 186 нче «Перспектива» лицее өчен яңа корпус.. Ул балаларны Кояшлы шәһәр, Идел киңлекләре һәм Ферма 2 микрорайоннарыннан кабул итә.