30 нчы август Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне буларак 1990нчы елдан бирле бәйрәм ителәәлеге уңайдан Казанда бик күп күләмле матур чаралар булып узды. Вакыйга үзәгеннән репортаж хәбәрчебез язмасында.
Бу Татарстан гына түгел, бөтен Россия өчен зур бәйрәм.Кешеләр матур киемнәрен киеп, тантана үткәрелгән мәйданнарга чыга, туганнары, дуслары белән күрешәләр, бер-берсен котлыйлар. Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм рухы гөрли.
Әлеге вакыйга хөрмәтенә бик матур милли халыкара фестивальләр үтте. Шуларның берсе “Уйнагыз гармуннар” мәдәни бәйрәме. Монда Татарстаннан һәм аннан чит төбәкләрдән 1000 гә якын гармунчы шушы матур чарага үз өлешен кертер өчен килгән.
Гармунчылар сәхнәдә осталыкларын күрсәткәч, Бауман урамы буенча Кремльга таба киттеләр. Алар танылган борынгы татар халык көйләрен уйный-уйный бөтен Казанны гөрләтте.
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды.
Халыкның кызыксынуын уяткан икенче бер чара – “Милли кием” фестивале. Монда милли үзенчәлек белән эшли торган дезайнерлар һәм брендларның модалы киемнәре һәм бизәнү әйберләре сатуга куелган иде.
Халкыбызның милли бизәкле киемнәрен кигән, чулпылар таккан яшьләр бик еш очрады.
Бу күренеш, кешеләрнең милләтләренә карата күрсәтеп тора, халыкның үз тарихына ихтирамын чагылдыра. Кешенең киеме – күңеленең көзгесе бит ул.
Миләүшә Гыйльфанова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан Яңалыклары.