Казан шәһәренең Маяковский урамы 19 нчы йорт диварында Әнвәр Баһаветдиновка мемориал такта ачылды. Татарстан тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язып калдырган Дәүләт эшлеклесенең исемен мәңгеләштерү чарасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Хезмәт юлын ТАССРның Бондюг районында тракторчы булып башлаган Әнвәр Баһаветдинов РСФСР Югары Совет Президиумы рәисе урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. Алай гына да түгел 14 яшендә Азнакай район комитетының беренче секретаре була.
Кешелекле, гадилеге белән гали җитәкче булган Әнвәр Баһаветдиновны Фикрат Табиев аксакал дип олыласа, Салих Батыев разведкага барырлык ышанычлы кеше иде дип искәрткән заманында. Алар барысы үзара тәҗрибә уртаклашып Татарстан үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләр.
Халыклар Дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе булган оста җитәкче республикабыз тарихында зур эз калдырган дип билгеләп үтте мемориал такта ачу чарасын башлап җибәргән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Тантанада катнашкан һәркем Әнвәр Баһаветдиновны фидакарь җитәкче буларак билгеләп үтте.
Бер күреп аралашкан кешесен, истәлекле вакыйгаларны онытмый торган булган Әнвәр Баһаветдинов. Барысын да истә тоту сәләте китап язырга этәргән күрәсең. “О времени и о себе” дип аталган китап 2005 нче елда басылып чыга. Кызганычка каршы ул аны күрми калды, диде Әлмәттә бергә эшләгән елларын искә алып Фәрит Мөхәммәтшин.
Әлеге мемориал такта — Әнвәр Баһаветдинов ирешкән үрләрнең нинди авырлыклар аша килгәнен аңлаучы, республикабызның яңа буын җитәкчеләре рәхмәте. Тантаналы чарада чыгыш ясаган Наилә Баһаветдинова иренә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен гаиләсе , якыннары исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Әнвәр Баһаветдинов халкым дип яшәгән җитәкчеләр нәселеннән. Әтисе Бәдретдиннең “Намуслы, илгә тугрылыклы, халык эшенә бирелгән булыгыз, фамилиягезне горур йөртегез. Безнең бүләкне – яңа матур тормышны саклагыз!” дигән сүзләренә ул гомере буе тугрылыклы кала.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.