Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципалитетлары арасында смотр-конкурс җиңүчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Тантана «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел дәрәҗәле бәйгедә Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Барлыгы 200 гариза бирелгән, һәм аларның 100е җиңүче. Бәйгедә җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, 97се Лада Нива маркалы җиңел автомобиль һәм 3 автобус.