Бүген, Республика көне уңаеннан башкалабыз Казанда күпсанлы бәйрәм чаралары уздырыла. Шуларның берсе, Республика көненең аерылгысыз өлеше Ат спорты бәйрәме.
30 нчы август көнне Катнашучылар Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына, Берләшкән Гарәп Әмирлеге Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге өчен көрәшә. Шулай ук нәни дусларны кызыклы программа көтә. Теләгән сабыйлар остаханәләрдә, төрле уеннарда катнашып, нәни атта да йөри ала.