Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт бүләкләрен тапшыру традицион рәвештә Республика Көне алдыннан уза. Залда махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде, алар халкыбызның тыныч киләчәге өчен көрәшә, ил мәнфәгатьләрен яклап батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләрен күрсәтә.