Казанда быел икенче тапкыр «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагереның профильле сменасы уза. Җиде көнлек лагерьда ни эшләргә өлгереп булганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
“Милләтебез хәзинәләре” дип аталган махсус смена 2000 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылары — “Идел” татар яшьләре үзәге.Лагерьга баруыбыз да балаларның бик тырышып остаханәләрдә шөгыльләнгән чагына туры килде.
Хәрәкәтләрдән күренгәчә татар халык биюе остаханәсе.
Барысы да бергә көн саен татар телен өйрәнүдән тыш балалар инглиз, төрек телен дә өйрәнә . Милләтебез хәзинәләре лагеры башкаларыннан Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларга телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәтү юнәлешендә эш алып баруы белән үзенчәлекле.
Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша ала. Милләтебезнең киләчәге — лидер яшьләр кулында. Бу малайлар, кызлар киләчәктә дә сынатмас.
Мөршидә Җиһан. Ренат Сәхибгәрәев Татарстан яңалыклары.