Иртәгә башкалабыз гармун моңнарына күмеләчәк-38нче “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә бөтен Татарстаннан hәм Россия төбәкләреннән җыелган көй осталары җыйналачак. Камал театры каршындагы мәйданнан Казан Кремленә кадәр араны көй-моңнарга күмеп баручылар арасында Актаныш районындагы “Баламишкин” халык ансамбле гармунчылары да булачак. Бүген без әлеге ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илдус hаруновны “Актуаль әңгәмә”гә чакырдык. Аны журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.