Татар токымыннан булган атларда катнашучыларны «Алтай — Евразия үзәге» стелласы янында каршы алдылар. Татарстанлылар, өчмең километрдан артык юл уздылар.
3 мең чакрымны- 35 көндә. Татарстаннан-Алтайга оештырылган беренче ат чабышы уңышлы узды. Кунакларны Алтайдагы гореф-гадәтләр буенча каршы алдылар.
Йөгерешкә татар токымыннан булган 6 айгырсайлап алынган иде . Ул токым бөтенләй диярлек юкка чыккан булып санала иде, хәзер аның санын республикада арттыра башладылар. Мондый сәяхәт– әлеге ат токымы турында сөйләп кенә калмыйча, аның матурлыгын һәм нәфислеген күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Атлар көнсаен 80 километрдан да артыграк ара үттеләр.
Алтайга барып җиткән алты айгыр да шунда кала, бу ике республика арасындагы дуслык билгесен гәүдәләндерә.
Чулпан Әмири, ОльгаУсольцева, Татарстан Яңалыклары. Алтай Республикасы.