Кама Тамагының Куйбышев Затоны бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары узды. Әлеге чараны 2 елга бер Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Туфан Миңнуллинның туган ягы- Кама Тамагының матур табигать кочагында драматурглар фикерен Ләлә Зәйнуллина тыңлап кайтты.
Менә, ниһаять, дүртенче семинар Туфан аганың туган ягына кайтты. Семинар флагын быел Туфан Миңнуллинның кызы Əлфия Миңнуллина һәм Данил Салихов күтәрде. Ул әлеге семинарның идея авторы һәм аңа нигез салучы.
Чарага Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан да катнашучылар килгән.
Табигать кочагында яшь һәм инде күптән язучы драматурглар җыелып, унлап пьесса укыды. Халык милли драматургия булганда тамашаларга йөри. Драматургларның әсәрләрен тыңларга республика театрлары режиссерлары килгән.Бу чара тәҗрибәле язучылар белән аралашу өчен дә мөмкинлек.
Яңа әсәрләр языла икән, димәк татар драматургиясенең киләчәге бар. Шөкер, Туфан аганың эшеи дәвам ителә.
Ләлә Зәйнуллина, Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары. Кама Тамагы районы.