Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлый. Әлегә республикада һава температурасы климатик нормадан 3-5 градуска түбәнрәк. Моның сәбәбе – көнбатыштан килүче циклоннар һәм атмосфера фронтлары.
Эссе көннәрдән соң циклоннар килү Россиянең кайбер төбәкләрендә көчле явым-төшемнәргә сәбәп була. 29 августта Татарстанда җылыта башлый. һава торышын антициклон билгеләр дип көтелә, шуңа күрә температура фоны күтәреләчәк. Температура күрсәткечләре климатик нормага якыная.
Шул ук вакытта, Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була. Республика халкын Белем көнендә дә шундый ук һава торышы көтә.