Зур драма операсын ничек куярга? Теге яки бу жанрдагы эшнең аермасы нәрсәдә? Композиторның ял көннәре бармы? Бу һәм башка сорауларга Миләүшә Хәйруллина белән очрашуда җавапны табып була иде. Очрашуда безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.
«Яшәү сәгате» мәдәни-агарту үзәгендә яңа сезон ачылды. Ул композитор Миләүшә Хәйруллина белән иҗади очрашуы белән ачылды. Миләүшә Хәйруллина — Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе педагогы, композитор, пианистка. Ул татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышланган «Кави-Сарвар» операсы композиторы буларак танылган иде.
Инде 7 яшендә үк Миләүшә үз әсәрләрен иҗат итә башлый. Кечкенә бала тарафыннан язылган эш тамашачыларны шаккатыра. Бүген кл әсәр аның «музыкаль шкатулка» җыентыгындагы дүрт пьесаның берсе, әмма Миләүшә нәкъ менә аны яттан хәтерли.
Сәләтле шәхесләр турында күбрәк белгән саен, без рухи яктан ныграк үсәбез. Мәдәни-агарту үзәгендәге иҗади очрашулар — ул гади очрашулар гына түгел, ә формаль сценарие булмаган дустанә әңгәмә. Тамашачылар кичә дәвамында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетүләре белән дә канәгать иде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Дамир Мухаметханов, Татарстан яңалыклары.