Мамадыш районында татар телерадиостанцияләр арасында пляж волейболы турниры узды.Быел ярышлар 9 нчы тапкыр үткәрелде.
Беренчелек өчен көрәшүчеләр арасында “Нократ дулкыннары”, “Кунел”, “Татар радиосы”, “Тэртип”, “Болгар радиосы”, “Дулкын”, “Татарстан” радиосы командалары бар иде. Кызу көрәш 3 сәгатькә якын дәвам итте. Иң мавыктыргыч уен «Нократ дулкыннары» һәм “Татарстан» радиолары командалары арасында булды .Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Мамадыштан иң көчле көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады.Икенче урында — «Нократ дулкыннары», 3 нче урында — «Тэртип” радиосы. Нәтиҗәдә, турнир киләсе елда Казанда узар, дип хәл ителде.