Россия Президенты Владимир Путин Рәсим Баксиковка махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткәннәре өчен Россия Герое исеме бирде.
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткән батырлар белән очрашты. Ул формаль булмаган шартларда узды. Зур түгәрәк өстәл артына җыелганнар арасында атаклы «Алеша» танкы экипажы да бар идеКазан Танк училищесы командирлары, «Алеша» танкының механик-йөртүчесе Рәсим Баксиковның училищедагы хезмәт иткән еллары турында сөйләде. Алар сугышчының Запорожск юнәлешендә күрсәткән геройларча батырлыгы белән горурлана, курсантларга үрнәк итеп куя.