Әлеге фаҗига истәлегенә бүген Казанда сәгат көндезге уникедә 1 нче май мәйданында “Каһарманлык кайтавазы” дип исемләнгән чара үткәрелә. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салына. Герой- Шагыйрнең музей-фатирында аның нәсел варислары: кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы белән очрашу була.
Көн дәвамында шигъри күренешләр белән экскурсия, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Шагыйр һәм музыка дип исемләнгән концерт була.
Гомүмән, республика буенча масштаблы чаралар көтелә.