Республикада бөртекле культуралар чәчелгән мәйданның дүрттән бер өлешен җыясы калды. Әтнә, Зәй районнары һәм башка берничә район урып –җыю эшен инде төгәлләгән.
Урып-җыю эшләре азагына якынлашкан уңайдан Әтнә игенчеләре Республикасы Рәисен ипи-тоз белән каршы алдылар.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кыр эшләре белән беррәттән көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү, терлек азыгы әзерләү эше дә дәвам итә дип искәртеп узды. Тәтеш районында уныш — гектардан 40 центнердан артык.
Быелгы урып-җыю эшләре азагына якынлаша. Атна башына игенчеләр кырлардан 3 миллион 200 мең тоннадан артык ашлык җыйганнар. Бер гектардан уртача 26 центнер уңыш чыга. Буа районында да кыр эшләре азагына якынлаша. Биредә «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 15 нче республика яшь комбайнчылары конкурсының финалистлары да бар. Безнең телерадиокомпания әлеге бәйгене , «Россия авылы» федераль партия проекты кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә үткәрә.
Быел Буа игенчеләре 150 мең тоннадан артык ашлык суктырган, алар алдынгылар сафында булмаса да, буалылар булганына шөкер итә. Евгений Архипов комбайнда җиденче елын эшли, быел 20 мең центнер ашлык суктырган. Шул уңайдан Район башлыгы Рәнис Камартдинов комбайнчыны акчалата премия һәм махсус вымпел белән бүләкләгән.
“ Заря” хуҗалыгы басуларында 24 комбайн эшләгән. 30 мең гектар чәчүлек җиренең 15 мең гектарын суктырырга кирәк булган.
Барлыгы Буа районында 172 комбайн эшләгән. Якын арада монда көнбагыш һәм шикәр чөгендерен җыюга әзерләнәләр.
Шул ук вакытта кырларда киләсе ел уңышы өчен чәчү бара. Мондый комплекс чәчү барышында берьюлы дүрт эшне башкара, шул исәптән тырмалау, ашлама кертү һәм җир тыгызлау.
Инде кибет киштәләрендә яңа бәрәңге дә сатып алырга мөмкин. Ипи белән беррәттән ашалган ризыкны каян алып кайталар һәм ничә суммнан саталар әлеге сорауларга җавапны бергәләп белдек. Яңа бәрәңге өлгереп җиткәнче кала халкы җылы яклардан кайтарылган бәрәңгене кулланалар. Бүгенге көндә бәрәңгенең 1 килограммы якынча 20 сумм.
Базарда бәрәңге бәясе бераз башка төрлерәк: килограммы 25 сум, ләкин сатып алучылар күпләр яратып ашаган азыкның бәясе көзгә таба арзанаер була дип фаразлый. Безнең якларда бәрәңгене әле алада башламадылар. Кибетләрдә һәм базарларда Әстерхан һәм Волгоград якларыннан кайткан бәрәңге сатыла.
“Уңыш яхшы булачак, борчылырга кирәкми. Без халыкны бәрәңге белән тәэмин итеп торабыз, бу көннәрдә яңа партия кайтачак дип фаразлана.”Эшмәкәрләр әйтүенчә, бәяләр елдан-ел арта бара, шулай ук бәрәңге шәһәр халкына гына түгел, базарга килү мөмкинлеге булмаганнар илтеп җиткерү өчен автолавкаларга да сатыла. Үз йөрты белән яшәүчеләр бәрәңгене үзләре утырта, ләкин быел явым-төшем аз булды.