Менә шулай әниле-кызлы безнең ватаныбыз сагында торучылар өчен татар милли ризыгын әзерлиләр. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Мәдинә Мөхәммәтҗанова 60 кг чәк-чәк пешерергә булган. Мондый баллы бүләк махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен. Мәдинә ханым: һәрбер ризыкны күңелеңне биреп пешерергә кирәк ди”
30 килограммлык беренче һәм икенче юл чәк-чәк инде җибәрелгән, бу инде өченче юлы. 60 килограммлык чәк-чәк әзерләр өчен 120 йомырка, 12 килограмм он , 8 кг бал, 9 кг шикәр, 20 литр көнбагыш мае, чеметемләп тоз һәм сода кирәк булган.
Чәк-чәкне “УАЗ” машинасына тутырдылар. Моннан тыш, волонтерлар туганнарыннан һәм якыннарыннан адреслы посылкалар кабул итте, гуманитар ярдәм җыйдыла. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, алар алга таба да хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтәчәк.
Альмира Гайнетдинова, Ленар Солтанов, Чаллы шәһәре