Горький автомобиль юлын киңәйтүнең нәтиҗәләрен казанлылар hәм кунаклар кайчан күрә башлар?
Тимер юл күпере астындагы Горький шоссесын ничек киңәйтәчәкләре турында мэриядә сөйләделәр. Юлның ян-яннарында монолит стеналар барлыкка киләчәк, ләкин терәкләрне дә алып тормаячаклар. Хәзер күперне ныгыту эшләре бара.
Яңартылган өч полосалы юл бөтен Горький шоссесы буенча. Тимер юл күпере астында гына бераз тарая, ләкин бу да озакка түгел. Тиздән күперне ныгытачаклар.
Икенче төрле әйткәндә — өченче рәт булачак монолит дивар һәм ян терәкләр арасыннан уза һәм ул автобус юлы булачак дип көтелә. Җәяү йөрүчеләр өчен, М7 трассасына таба, – тротуар да салына.
Ачылу тантанасы яз көненә планлаштырган. Соңрак тагын 2 борылыш , 3 җир асты кичүе, җир өсте чишелешләре тапшырылачак.Киләсе елга Горький юлы әзер булачак.
Динә Нәҗметдинова, Диана Дасаева, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.