Сентябрьнең 5 сенән-9на кадәр, Казанда 19 нчы халыкара мөселман киносы фестивале уза. Конкурс программасына тулы һәм кыска метражлы уен һәм документаль фильмнар тәкъдим ителә. Моннан тыш, фестивальдә «Милли конкурс» номинациясе эшләп килә. Быел фестивалдә нинди үзенчәлекләр булыр? Бу турыда чираттагы язмада.
Халыкара җәмәгатьчелек мөселман киносы фестивале белән елдан-ел ныграк кызыксына. Катнашучылар һәм фильмнар саны да арта.
Фестиваль ярдәмендә генә тамашачылар беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны, Бахрейн, Кувейт башка илләрнең кино белгечләре төшергән картиналарны күрә ала. Чараның үз йөзе бар ул планетаның төрле почмакларында барлыкка килгән башка фестивальләргә охшамаган.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.