Бу атна ахырында Биектау автодромында, ралли-кросс буенча Россия беренчелегенең алтынчы этабы уза. Бу пилотлар өчен йомгаклау рейтингында, үз позицияләрен үзгәртүнең соңгы мөмкинлеге.
Шуңа күрә көрәш, аеруча җитди булырга вәгъдә итә. Оештыручылар, тамашачыларны чакырып кала. Ә шәхсән килә алмаучылар өчен, ралли-кросс комитетының ютуб-каналында, турыдан-туры трансляциясе була.