Яңа уку елы башланыр алдыннан, республика мәктәпләрендә ремонт эшләре, мәктәп ашханәләре тәртипкә китерелә. Татарстанда “Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү” республикакүләм программасы нигезендә, райннарда да капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Апас урта мәктәбендә мәктәп укукчылары өчен ашханә инде әзер. Бирегә төзекләндерү белән беррәттән, яңа җиһазлар да кайтарылган. Апас раойныннан чираттагы репортаж.
Апас урта мәктәбе ашханәсен хәзер танырлык та түгел. Төзекләндерү программасы дип аталса да, аны бөтенләй диярлек үзгәртеп корганнар. Иске түбә, дивар, идәннәр сүтелеп алар урынына өр-яңалары ясала. 170 квадрат метрлы бина тулысы белән үзгәртелә. Савыт-саба юу, пешерү, ризыкларны турау өчен аерым бүлмәләр ясала. Ашчылар өчен 2 бүлмә, шулай ук душ бүлмәсе дә сафка баса.
Апас урта мәктәбе ашханәсендә көн саен 730 балага ике тапкыр кайнар ризык бирәләр. Алар өчен биредә өр-яңа ашарга пешерү җиһазлары, иттарткычлар алынган. Барлык төзекләндерү эшләре санитар таләпләргә туры китерелеп башкарылган. “Яңа уку елына шатлыклы, сөенечле хәбәрләр белән керербез” — ди Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яжалыклары, Апас районы