Шушы көннәрдә генә Яшел Үзән районының Уразлы авылында үзенчәлекле тарихи бәйрәм булды. Бәйрәмгә, гомер-гомергә бердәм, тату яшәгән, биредә туып – үскән халык җыелган иде. Чараның үзәк темасы булып Уразлы авылның тарихы һәм шул тарихны төзегән күренекле кешеләр турында. Бәйрәмнең мизгелләрен Фәннур Хәсәнов һәм Ленар Хәбибуллин да күреп кайтты.
Мондый бәйрәмнәр үткәрүнеңмаксаты да төрле чаралар аша авылны саклап калу, тарихны барлау, гореф –гадәтләрне торгызу. Казан Фидераль университетының тарих факультеты доценты Гөлшат Мостафина әлеге авыл турында бик күп материаллар җыйган, чөнки Уразлы авылында аның бабалары яшәгән, әлеге очрашуга бик күп материаллар алып кайткан.