Татарстанда муниципалитет бюджетларына субсидия исәпләү өчен авыл җирлегендә торакның квадрат метрының яңа бәясе расланды. Квадрат метрның бәясе 8 мең сумга арта, 2023 елда 54 мең сум булса, 2024 елда 62 мең сумга кадәр җитә. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Районнарга наем килешүе буенча торак төзү йөкләмәләрен үтәүгә субсидияләр бирелә.
«Татарстанда авыл территорияләрендә торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының бәясен 62 мең сум күләмендә расларга. Бу 2024 елга Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетларына муниципаль районнарның чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтүгә субсидияләр күләмен исәпләү өчен кирәк», — диелә документта.