Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар кәсебенең беренче республикакүләм фестивале узды.
Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә диcәләр дә, Балык Бистәсе осталары шәлне ел әйләнәсе бәйли. Шуңадыр элек-электән шәлләре белән дан тоталар. Буыннан — буынга күчеп килгән әлеге һөнәр Бистә шәле фестивален оештыруның төп сәбәбе булып тора.Фестивальне мәртәбәле кунаклар ачып җибәрде.
Шәл бәйләү ничек киң колач алган соң бу якларда? Һәм кемнәр сәбәпче булган бу кәсепкә? Шуның тарихын сәхнәләштереп халыкка җиткерделәр.
Әйе, Зәйтүнә исемле кыз килеп барысын да бу һөнәргә өйрәтә. Башта аны сарык йоныннан, соңрак шуңа куян мамыгы кушып бәйли башлыйлар. Ә бүген шәлләрнең ниндие генә юк. Заманасына туры китереп эшләнгән. Гомумән җылылык өчен генә түгел, ә матурлык, кыяфәткә китер булдыру чарасы да булып тора.
Укырга кергәнче үк инә тотырга өйрәнгән кешеләр без. Каныбызга сеңгән, бу һөнәрсез яши алмыйбыз. Җәй көне бик ешь тотмасак та, ел әйләнәсе бу эш тукталмый ди алар. Өмәләр җыеп, капка төплерәндә чыгып утырулар киң таралган монда.
Әлеге бистә шәле чарасында яшь буынның һөнәргә өйрәнү серләрен, аның никадәр хикмәтле икәнен аңлап эш итүләре сөендерә. Әлеге чараның тулы бер хәрәкәткә әверлүенә бер дәлил булып тора бу.
Шәлчеләр тулы бер индустрия булып тора, элек атлар, паром белән илтеп сатсалар, бугенге көндә почта аша интернет аша сатабыз диләр. Димәк бу традиция дәвам итә һәм шәлгә мохтаҗлык бар. Күңел өчен генә булган һөнәр түгел.
Әби — бабаларыбыз күрсәткән юлдан барып, милли гореф-гадәтләребезгә тугры калып яши алар. Шәл бәйләү борынгыдан калган традицион шогыль. Авылларга кул эшләре кире кайта. Халык авыз иҗатын да кулланып, кул эшләрен дә күрсәтеп, үткәрәләр бәйрәмнәрне.
Бәйгенең йөзек кашы дисәк тә артык булмас, бердәнбер шәл бәйләүче ир-атка тап булдык. Хатын-кызлардан бер дә калышмый, осталыгы белән кайберләрен уздырырга да мөмкин!
Бәйге булгач, җиңүчесе дә булырга тиеш. Шәлләрне бәяләү җиңелләрдән булмады жюри әгъзаларына. 6 яшемнән шәл бәйлим, әни өйрәтте, ләкин минем үз теләгем дә көчле иде ди ике көндә Бистә шәле дип язып бәйләгән бишенче буын шәл бәйләүче ГРАН ПРИ иясе Исламия Сафина.
Әле шуның өстенә рекорд Бистә шәлен җыйганнар, анда 75 шәл кергән, бу 2023нче елда бәйләнгән шәлләр, барысы да кермәгән әлбәттә, күпмесе сатылган, бүләк ителгән… Шәл бәйләү буенча рекордлар куярлык булгач бу һөнәрнең гомере озын буласына, яшь дәвамчылар күтәреп аласына шигебез юк.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Балык Бистәсе районы.