Мәктәпкә барырга да санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан Республикабызда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә. Аның кысаларында күп балалы, мохтаҗ гаиләләрдәге, әтиләре мобилизациягә алынган балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла. “Мәктәпкә әзерәнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында районарда да тантаналы чаралар оештырыла. Шундыйларның берсе Азнакай раойнында узды.
Азнакайның Татарстан мəйданында «Мəктəпкə жыенырга ярдəм ит «хəйрия акциясе кысаларында тантаналы чара оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы депутаты Рөстəм Мөхəммəдиев, район башлыгы Марсель Шəйдуллин, житəкчелəр, əти-әнилəр катнашты.
Беренче сыйныфка баручы балалар өчен бу чын мəгьнəсендə бəйрəмгə əверелде, алар өчен əкият персонажлары ярдəмендə тетраль тамаша күрсəтелде.Алда билгелəп узганча, Азнакайның тəүге тапкыр мəктəп бусагасын атлап керүче 150 укучысы, бөтен кирəк-яраклар, уку əсбаплары белəн тутырылган уңайлы мəктəп сумкалары алдылар. Бу — балалар өчен шатлыклы вакыйга булса, гаилəлəр өчен сизелерлек ярдəм иде.
Əлфия Иксанова, Рамил Исламов, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы