Тагын бер күңелсез хәбәр. «Социалистик Хезмәт Герое, “КАМАЗ»га нигез салучы, автогигантның беренче генераль директоры Лев Васильев 98 яшендә вафат булды.Ул 12 ел «КАМАЗ» белән җитәкчелек итте. Бу чорда ул автогигантны нульдән башлап төзеде, Чаллыга бөтен илдән иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, заводның уникаль кадрлар потенциалын булдырган шәхес. 1976 елның 16 февралендә беренче йөк машинасын чыгарганнар. Легендар кеше, Бөек Ватан сугышында да катнашкан.
КАМАЗ»ның беренче генераль директоры Лев Васильев вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең тормыш иптәше Инна Вениаминовнаның кайгысын уртаклашты.